Бурычларның яртысы – Чирмешәннеке

11.01.2017 13:21 | Проблема бар Принтерга

Бурычларның яртысы – Чирмешәннеке
Ел башына райондашларыбызның  2 миллион 544 мең сум күләмендә милек салымы бурычы бар. Аның яртысы - элеккеге еллардан килгән “койрык”, недоимка.
Иске Котыш, Яңа Элмәле, Туймәт, Яңа Кади, Күтәмә, Мордва Афонькәсе, Ульяновка, Югары Кәминкә, Түбән Кармалка авыл җирлекләрендә яшәүчеләр салымнар буенча араны өзгән. Ә менә Чирмешән авыл җирлеге халкының  мондый әҗәт күләме -  1 миллион 234 мең сум ук. Кармыш, Иске Үтәмеш, Ивашкино, Шешминка авыл җирлекләрендә дә гражданнарның салым бурычлары суммасы байтак.


Марат Гомәров.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту