Чистай янында авариягә юлыккан чирмешәнлеләргә операция ясаганнар

29.12.2016 09:19 | Проблема бар Принтерга

Чистай янында авариягә юлыккан чирмешәнлеләргә операция ясаганнар
Чистай янындагы әйләнгеч юлда авариягә юлыккан якташларыбыз әле дә Чистай больницасында.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаяс Минһаҗев һәм машина йөртүче Владимир Долгополовка операция ясаганнар, алар аңнарында. Башкарма комитетның бүлек начальнигы Анна Минхәйдәрованың хәле күпкә авыррак, ул һаман аңына килмәгән.
Бүген Фаяс Минһаҗевны Казанга ук озатырга җыеналар икән.
Якташларыбызның тизрәк савыгуларын, аякка басуларын, якыннарына сабырлык телибез.


Кадыйр ГОМӘРОВ.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту