Чирмешәндә ике малайның сугышуы зур җәнҗалга әверелгән

29.12.2016 08:27 | Безнең районда Принтерга

Чирмешәндә ике малайның сугышуы зур җәнҗалга әверелгән
Бала тәрбиясе белән шөгыльләнмичә, кәеф-сафа корып йөргән әниләр, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышына чакыргач, күз яшьләре түгә башлыйлар.
Бәркәтә авылыннан С. комиссия каршына баскач кына кызын “югалту“ куркынычы янаганын аңлады бугай, үзенең хатасын да таныган төсле булды, дәваланырга ышандырды. Бу ышанычны акламаса, аның баласын приютка озатачаклар.
Әти белән әни тыныша алмаса да бала җәфа чигә. Чирмешәннән К.лар гаиләсендә үсеп килүче кызга әле 3 яшь кенә. Бу баланың иминлеген кайгыртып, әти-әнисен утырышка чакырдылар. Алар балаларының йөрәген башка “яраламаска“ ышандыралар.
Лашманда яшәүче Н. икенче группа инвалид булса да (коляскада хәрәкәтләнә) “яшел еланны“ үз итә, баласына тиешле игътибар юк. Бу, югарыда телгә алынган ата-аналарның барысына да штраф салынды, уңай  якка үзгәреш булмаса, җәза тагын да кырысланачак.
Башлангыч класста гына укучы ике малайның сугышын зурга җибәргәннәр, полиция бүлегенә гариза ук язганнар. Бу гаиләләр белән мәктәпкә конкрет эшләргә тәкъдим ителде.
 


Кадрия Гамирова.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту