Петр Тимирясов: “Һәркем үз сүзе, үз гамәле өчен җаваплы”
Ул районда фермерлык хәрәкәтен башлаучыларның берсе. Бөртеклеләр, шикәр чөгендере дә үстерде, арендага алып, үгезләр дә симертте. Моңа 22 елын багышлаган, үзен сынап караган. Көчле практик, үзе белгәннәрне, оештыру тәҗрибәсен башкаларга җиткерде. Яхшы әңгәмәдәш тә Петр Алексеевич. Һәрнәрсәгә – үз карашы, фикере. Мактаганны, мактанырга да яратмый. Бүген дә 64 яшьлек Тимирясов белән төрлесе хакында сөйләштек.