Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Җәяүле дә кагыйдә бозмасын

Быелның узган җиде аенда республика юлларында 736 җәяүлене бәрдергәннәр. Бәлагә таручыларның 68е үлгән. Мондый фаҗига җәен безнең районда да теркәлде. Югары Чегодай авылы уңаендагы олы юлда, машина бәрдергәннән соң, Нурлат районыннан эшкә килүче нефтьче ир-ат һәлак булган иде. Аварияләрдә еш кына җәяүлеләр үзләре дә гаепле булып чыга. Фаҗигаләрнең шактые автомобиль...

Быелның узган җиде аенда республика юлларында 736 җәяүлене бәрдергәннәр. Бәлагә таручыларның 68е үлгән. Мондый фаҗига җәен безнең районда да теркәлде. Югары Чегодай авылы уңаендагы олы юлда, машина бәрдергәннән соң, Нурлат районыннан эшкә килүче нефтьче ир-ат һәлак булган иде.

Аварияләрдә еш кына җәяүлеләр үзләре дә гаепле булып чыга. Фаҗигаләрнең шактые автомобиль юллары аркылы тиешсез урыннарда чыгу аркасында барлыкка килә. Юл аша "җәяүле кичүе"ннән үтәргә кирәклеген күбебез белсә дә, кануннарга кул гына селтибез. Юл киселешләрендә - перекрестокларда да икенче якка тротуарлар, обочиналар турысыннан узуың хәерле. Гомумән, трассаларны куркынычсызлыкка инанып, кыеклап яки буйга түгел, тач аркылы чыгарга кирәк. Ә төннәрен исә киемнәргә уттан чагыла торган элементлар тагарга киңәш ителә. Чөнки караңгыда якын яктыртучы фаралар - "ближний свет" белән барган автотранспорт иясе җәяүлене 25-30 метрдан гына күреп алырга мөмкин. Әгәр чагылдыргыч булса, бу күрсәткеч - 140 метрлар чамасы, диләр белгечләр.
-Кызганыч, районда җәяүлеләр юлы - "зебралар" барысы да тиешле таләпләргә туры китереп ясалмаган. Бигрәк тә мәктәпләр, балалар бакчалары янындагы юл кичүләрендә кисәтүче светофорлар, юл билгеләре куелмаган, ясалма тигезсезлекләр юк. Аларны авыл җирлекләре ясатырга тиеш, - ди район ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Рәмис Шәкүров. - Район үзәгендә дә байтак урында "җәяүлеләр кичүе" кирәк әле. Әйтик, "Кәрвансарай" сәүдә үзәгеннән автовокзалга таба чыгу уңаенда, хәрби комиссариат, үзәктәге кибетләр тирәсендә җитешми алар.
Исегезгә төшерәбез, "җәяүлеләр кичү"ендә җәяүлегә юл бирмәгән автотранспорт ияләренә карата 1500 штраф каралган. Кагыйдәләрне бозган җәяүлегә дә җәза бар - андыйлардан 500 сум күләмендә штраф түләттерергә мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан