Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Узган 9 айда Чирмешән районында юл һәлакәтләрендә 3 кешенең гомере өзелгән

Агымдагы елның узган 9 аенда районда 11 юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр булган, аларда 3 кешенең гомере өзелгән. Ел башыннан, материаль зыян белән, 131 һәлакәт теркәлгән. Болар әле юл хәрәкәте иминлеге бүлекчәсе күрсәткечләре генә.

Иң аянычы – юлларда әле һаман исерек хәлдә транспорт йөртүчеләргә тап булалар, быел андыйлар 55 кеше үк.

Республикада исә юл һәлакәтләрендә 228 кеше үлгән. Мөслим районында бу яктан 2020 елда хәл аеруча начарайган, 5 кешенең гомере өзелгән, аннан алдагы еллар белән чагыштырганда, күрсәткечләр нык начарайган. Юл хәрәкәте иминлеге буенча республика комиссиясенең шушы райондагы күчмә утырышында бу хәлнең сәбәпләрен ачыкларга тырыштылар. Анда әйтелгәнчә, исерек шоферларга, кагыйдә бозучыларга, юлларда тәртипсез йөрүчеләргә карата чараларны катгыйландырырга кирәк.

Кайбер урыннарда ясалма каршылыклар җитешми, профилактика эшен көчәйтү, системалы итү мөһим. Билгеле, алар башка муниципаль берәмлекләргә, безнең районга да кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев