Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Татарстан полицейскийлары һәм журналистлары исерекләр белән бәйле юл һәлакәтләрен профилактикалау эшен көчәйтәчәк

Татарстан машина йөртүчеләре руль артына исерек килеш ешрак утыра башлаган - моны Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары дәлилли. Коточкыч хәл: ел башыннан республикада автомобильләр белән исерек килеш идарә итүнең 7,1 меңнән артык факты ачыкланган.

Әлеге “чирткән” шоферларның юлдан баручы җәяүлеләрнең, башка  автомобильчеләрнең, өлкәннәр һәм балаларның тормышына никадәр куркыныч янаулары дәрәҗәсен ничек үлчәп була?

Моны ЮХИДИ биргән тагын бер мәгълүматны укыганнан соң гына аңларга мөмкин: исерек йөртүчеләр гаебе белән республикада 78 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, аларда 17 кеше һәлак булган, тагын 111 кеше имгәнгән. Шулай итеп кемнеңдер ваемсызлыгы, җавапсызлыгы аркасында 17 кешенең гомере өзелгән, 111 кеше   сәламәтлеген какшаткан. “Исерек” сәфәрләр Татарстан гаиләләренә күпме кайгы-хәсрәт китерә.Безнең райондагы саннар да сөендерми, юлларда аек булмаган шоферлар саны кимеми. Быелның узган алты аенда (гыйнвар-июнь) районда исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән 35 машина йөртүче (узган ел бу чорда – 30) ачыкланган. Узып баручы июль аенда өч машина йөртүче исерек килеш руль артына утырган.

Без - журналистлар мондый төр хокук бозуларның һәр очрагы турында киләчәктә дә җентекләп язачакбыз, газеталарда фотосурәтләрне күрсәтәчәкбез һәм социаль челтәрләрдә видеоязмалар урнаштырачакбыз. Хокук бозучыларга нинди җәза биреләчәге турында сөйләүне дә кирәк дип саныйбыз. Бу штрафлар белән генә чикләнми, закон бозучыларга иректән мәхрүм ителү дә яный.

Исегезгә төшерәбез, закон буенча, автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән өчен беренче тапкыр 30 мең сум күләмендә штраф һәм 2 елга кадәр срокка машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү җәзасы каралган. Әгәр кагыйдә бозучы ел дәвамында руль артына исерек килеш кабат утырса, аны моның өчен җинаять җаваплылыгына тартачаклар. РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсендә 300 мең сумга кадәр штраф, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев