Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Таныклыгы юк, машина йөртә

Шушы көннәрдә Күтәмә борылышында тагын юл һәлакәте булды: "Мицубиси" автомашинасын йөртүче "КамАЗ"га юл бирми һәм аңа килеп бәрелә. Һәлакәтне китереп чыгаручы Казан кешесе, чит ил машинасы иясе, күп төрле җәрәхәтләр белән район үзәк больницасына китерелә. Ни кызганыч, һәлакәтләр безнең юлларда еш күренеш. Аннан шунысы гаҗәпләндерә, 30 яшьлек әлеге машина йөртүче...

Шушы көннәрдә Күтәмә борылышында тагын юл һәлакәте булды: "Мицубиси" автомашинасын йөртүче "КамАЗ"га юл бирми һәм аңа килеп бәрелә.

Һәлакәтне китереп чыгаручы Казан кешесе, чит ил машинасы иясе, күп төрле җәрәхәтләр белән район үзәк больницасына китерелә. Ни кызганыч, һәлакәтләр безнең юлларда еш күренеш. Аннан шунысы гаҗәпләндерә, 30 яшьлек әлеге машина йөртүче быелның май аенда машина йөртүче хокукыннан мәхрүм ителгән булса да, юлларда иркенләп йөргән. Ел башыннан бирле юл кагыйдәләрен бозган өчен аңа карата дистәләрчә беркетмә төзелгән, тик ул үзенә салынган штрафларны түләмәгән.
Шундый ук аварияне "Шевроле Нива" хуҗасы, шулай ук Казан кешесе ясаган иде. Анда аның пассажиры һәлак булды ( бу хакта газетада язылды). "Нива" хуҗасы да тәртипле машина йөртүчеләрдән түгел икән. Быел гына да ул 73 тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен бозган һәм 41700 сумлык штрафка тартылган. Дөрес, ул аларны түләгән.
- Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш, транспорт белән идарә иткән "Мицубиси" хуҗасы, больницадан чыккач, административ җаваплылыкка тартылачак, - ди районның ЮХИДИ бүлеге инспекторы Рәмис Шәкүров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined