Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Карлы, бозлы юлда машинаны тыңлату авыр

Кышкы чорда юлларда хәл шактый начарлана. Соңгы вакытта, явым-төшем күп булу һәм бураннар аркасында, бу аеруча нык сизелә.

Гадәттә, без һава торышын кием сайлау яки ял итүне планлаштыру өчен генә тыңларга күнеккән. Ләкин, фаразны тыңларга тагын бер сәбәп бар, бу - юлларда куркынычсызлык, монда безнең машина йөртүче яки җәяүле булуыбыз мөһим түгел. Температураның түбән төшүе, карның күп явуы, буран тәгәрмәчләрнең юл белән тоташуын шактый начарлата.

Болар һәм һава шартларының юл хәрәкәте иминлегенә йогынтысы турында без районның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Илнур Җамалетдинов белән сөйләштек.

- Илнур Минсәгыйтович, “күрү мөмкинлеге җитмәү шартлары” төшенчәсе нәрсәне аңлата?

- Бу яңгыр, кар, томан һәм тәүлекнең караңгы вакытында 300 метрдан да кимрәк юл күрү мөмкинлеге. Һава шартлары юл хәрәкәте иминлегенә зур йогынты ясый.

- Карның күп явуы һәм буран хәрәкәткә аеруча комачаулый.

- Әйе, кар яву юл хәрәкәтендә катнашучыларның хәрәкәтенә җитди чикләүләр сала: машина йөртүче һәм җәяүле өчен күрү мөмкинлеге нык начарлана, автомобильне якка этү ихтималы арта, тормоз юлы озая, берничә урам буенча хәрәкәт өлешчә чикләнә яки тулысынча туктатыла, юл хәрәкәтен оештыруның техник чаралары, мәсәлән, юл билгеләрен, светофорларны күрү мөмкинлеге начарлана, полоса чикләрендә ориентлашу кыенлаша, бигрәк тә авыллар арасындагы юлларда.

- Җәяүлеләр турында да әйтегез әле.

- Җәяүлеләр салкын һава шартларында баш киемнәре яки капюшоннар кияләр, һәм бу аларның юлны һәм килүче магиналарны күрүен шактый киметә, юлдагы хәлне тулысынча күзәтеп тору мөмкинлеген начарлата. Шуңа күрә һава шартлары начарлану белән җәяүлеләр катнашында аварияләр саны да арта. Иртәнге эңгер-меңгер һәм кичке вакытта машина йөртүчегә җәяүлеләрне күрү тагын да авырлаша, моңа юл кырыйларындагы кар көртләре, парковкалардагы транспорт чаралары, яктылык җитмәү, җәяүледә яктылык кайтаручы элементларсыз караңгы төсләрдәге кием булу, юлларда алдагы транспорт чараларының тәгәрмәчләре астыннан турыдан-туры алгы пыялага очучы реагентлар да сәбәпче.

- Җәяүлеләргә юлларда ничек сакланырга соң?

– Һава шартлары начар вакытта җәяүлеләргә юллардагы хәлнең үзгәрүен исәпкә алырга һәм, машина йөртүченең реакциясенә өметләнмичә, үз-үзеңне саклау чараларын күрергә кирәк: машина йөртүчеләрнең кискен тормозга басуын китереп чыгармас өчен, юлга як-ягыңа карамыйча чыкмаска; җәяүлеләр юллары буенча гына чыгарга; тротуарлардан йөрергә; тайгак булмаган аяк киеме һәм киемдә, сумкада яктылык кайтаручы элементлар кулланырга кирәк. Юл аша чыкканда телефоннан сөйләшүне дә өзеп тору киңәш ителә.

- Кыш - машина йөртүчеләр өчен дә катлаулы чор, хәтта кайбер автомобиль хуҗалары кышын бөтенләй руль артына утырмауны кулайрак күрә.

- Сез хаклы, бу хакта алдарак та әйтелде, кинәт кенә кар яву, җепшек кар да, буран да күрү сәләтен начарлата, тәгәрмәчләрнең юл белән тоташуын киметә. Бу аеруча тауга каршы менгәндә сизелә. Салкыннар алгы пыялаларда һәм яндагы көзгеләрдә бозлы катлам барлыкка китерә. Томан эчендә дә күрү бик начар, шул ук вакытта предметларга кадәр ара чынлыктан зуррак булып күренә. Давыллы җил автомобильгә ян яктан басым ясый, нәтиҗәдә траекториянең кискен үзгәрүе, предметларның алгы пыялага эләгүе шоферның ориентациясенә комачаулый.

- Мин үзем, машина йөртүче буларак, юлда барлыкка килгән шоферны көтеп торган тагын бер куркынычны билгели алам, ул да булса “колеяләр”.

- Тәгәрмәчләр белән “колеягә” эләккәч, нык һәм ышанычлы итеп рульны тотарга кирәк. Руль белән кискен һәм уйланылмаган гамәлләр башкарырга һәм автомобильне тигезрәк бастырырга тырышмагыз. Мондый маневрлар нәтиҗәсендә тәгәрмәчләр колея кырыйларына кагыла һәм автомобильне колеянең бер ягыннан икенчесенә ташлый башлый. Шулай итеп, аннан чыгып, юл-транспорт һәлакәтенә юлыгырга мөмкин. Бозлы юлдан чыкканда тизлекне минимальгә кадәр киметергә кирәк.

- Тагын бер бик күпләрне борчыган сорау: Чирмешәндә һәм авылларда юлларны чистарту ничек оештырылган? Быел бигрәк тә кар күп бит.

- Дөрес әйтәсез, быел кар, башка еллар белән чагыштырганда, аеруча күп ява. Бураннары да еш була. Чистартып өлгерүе дә кыен. Чирмешән эчендәге урамнарны чистарту өчен “Коммуналь челтәрләр” җәмгыяте җаваплы. Авылларда җирлекләрнең тракторлары чистарта. Рәхмәт егетләргә, мөмкин булганча эшләрен җаваплы башкарырга тырышалар. Райондашларның да түземлерәк булуларын сорыйбыз. Барлык урамнарда да көне белән кар явуга чистартып өлгерә алмыйлар, билгеле.

- Әңгәмәбез ахырында, Илнур Минсәгыйтович, машина йөртүчеләргә тагын нинди киңәш бирер идегез?

- Уңайсыз һава шартларында тизлек режимын үтәгез; якындагы яктылыкны яки томанга каршы фараларны кабызыгыз; куркынычсызлык каешын кулланырга онытмагыз; башка транспорт чараларына карата куркынычсыз дистанция сакларга; куркыныч маневрлардан баш тартырга кирәк. Машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез һәм сак булыгыз, диясе килә. Кышкы юл һәрберебездән аерым игътибар таләп итә.

Марат Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев