Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәнлеләр, кышкы юлда сак йөрик

Синоптиклар алдагы берничә көндә юеш кар, хәтта буран да вәгъдә итә. Шуның өчен район автоинспекторлары юлларда аеруча сак булырга өнди.

Бүген иртәнге якта бер җиңел автомашина Югары Чегодай белән Иске Үтәмеш арасындагы юл кырыена төшеп киткән. ЮХИДИ хезмәткәрләре ярдәме белән аны тартып чыгарганнар, бәхеткә, кешеләр арасында зыян күрүче юк.

- Кичә төне буе кар яуганлыктан, юлчылар  бертуктамый эшләде. Юллар, нигездә, чиста, әмма урыны-урыны белән бозлавык хасил була, өстән явып тора бит, - ди районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рәмис Шәкүров. – Кышкы юлда, зинһар, сак булыйк! Машина йөртүчеләребез  табигать шартларын исәпкә алып, акрынрак, ашыкмыйча йөрсеннәр иде. Каршы якка чыгу кагыйдәләрен онытмыйк. Юл чатларында, җәяүлеләр кичүендә игътибарлылык таләп ителә. Әлбәттә инде, кышкы юлда ни булмас, машинада җылы кием йөртү хәерле.

 Рәмис Шәкүров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев