Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән юлларында “Каршы як полоса” операциясе башланды

Тиешсез урында транспорт чарасын узып китү сәбәпле килеп чыккан юл һәлакәтләрен кисәтү, булдырмау максатында Татарстанда, шул исәптән безнең районда да 21нән 30 ноябрьгә кадәр “Каршы полоса” профилактик чарасы игълан ителде.

Алдагы машинаны уза башлаганчы, машина йөртүче маневрның куркынычсызлыгына һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга комачаулык булмавына инанырга кирәклеген киңәш итә автоинспекторлар.  

 -“Узып китү тыела” дигән юл билгеләре гамәлдәге зонада, “Тоташ линия” тамгасы булганда, узып китү тыела Мондый кагыйдәне беренче тапкыр бозган өчен 5 мең сум штраф яисә 4 айдан 6 айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү, ә  инде бер ел эчендә шул ук кагыйдәне  икенче тапкыр бозучыларга  1 елга таныклыксыз калу җәзасы каралган,  – ди районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рәмис Шәкүров.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев