Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән автоинспекторларына дүрт исерек шофер “эләккән”

Ноябрь аенда район юлларында автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән дүрт машина йөртүче ачыкланган. Аларның берсе – хатын-кыз.

Районның ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бу ай башындарак, иртән район үзәгенең элеккеге май-сыр заводы янындагы чатта  “Приора” автомашинасы юл кырыендагы саклагыч  “отбойникка” килеп бәрелә. Аның йөртүчесе – хатын-кыз рульгә алкоголь кулланган хәлдә утырган.

Шул ук көннең кичендә Яурка урамында  тикшерелән “ундүртленең“ дә ир-ат шоферы яхшы ук кызмача була. Кагыйдә бозган әлеге якташларыбыз үз гаепләрен таныганнар.

-Күптән түгел Чирмешәндә туктатылган автомашина хуҗасы да үкенде. Бу ир-ат аек булмаган хәлдә руль артына утырып Казанка авылыннан Чирмешәнгә барырга чыккан, - ди ЮХИДИ бүлеге инспекторы Аяз Гатиятов. – Район үзәгендә яшәүче Nissan Qashqai (“Ниссан-Кашкай”) йөртүчесенә дә суд каршында җавап бирергә туры киләчәк. Ул Амур ягындагы ягулык салу станциясе тирәсендәрәк безнең таләпкә туктамады. Качучыны Кирпеч заводы уңаена бара  торган юл чатындарак куып тоткач, аның исерек булуы ачыкланды. Ир-ат медицина тикшеренүе үтүдән баш тартты, әмма ул җаваплылыктан котыла алмаячак.

ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр әйтүләренчә, кагыйдә бозган әлеге дүрт йөртүчегә дә ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү һәм 30ар мең сум штраф яный. Җәза срогы узгач, “праваларны” кире алу өчен имтихан тапшырасын, медицина тикшеренүе узу кирәклеген, юл чыгымнарын да исәпкә алсаң, якташларыбыз үкенечле гамәл кылганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев