Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндәге “Тоннель”дә җәяүле дә кагыйдә бозган

Район автоинспекторлары бүгенге “Тоннель” операциясе барышында 9 административ беркетмә төзегән. Бер машина йөртүче юл сакчылары “кармагына” махмырдан ук эләгә.

ЮХИДИ бүлекчәсендә әйтүләренчә, күрше Лениногорск районы кешесе Чирмешәндә бераз акча эшләп алырга уйлаган. Ул иртүк иске машинасын  тимергә - металлоломга тапшырырга дип юлга кузгала. Тик Чирмешәнгә килеп җиттем дигәндә генә аны автоинпекторлар туктата. Баксаң, күршебезнең машина йөртүгә таныклыгы бөтенләй юк икән. Өстәвенә руль артына да махмырдан утырган: кичтән яхшы ук “салганнар”. Шулай итеп, акча эшләргә дип килүче, киресенчә, штрафларга дучар булган.  Хәзер аңа 30 мең сум штраф яки 10нан 15 тәүлеккә кадәр кулга алыну яный. Әле машинасының  иминиятләү кәгазе – “страховкасы” да юк – тагын 800 сум штраф. Машинасын тиешле тәртиптә теркәтмәгән өчен дә 800 сум түлисе.

-Иртәнге  6дан 8гә кадәр узган “Тоннель” барышында, Кече Чегодай авылы  янындагы  юл чатында, барлыгы иллегә якын машина йөртүчене тикшердек. 2 машина йөртүченең страховкасы юк иде, моның өчен 800 сум штраф каралган, бер шофер тонировкалау кагыйдәсен бозган – штрафы 500 сум,  номеры укылмаган машинаның хуҗасына һәм йөк ташу тәртибен бозучыга 500әр сум штраф бирелде. Юл чатын тиешсез урында кичкән җәяүлегә карата да беркетмә төзедек, җәзасы 500 сум күләмендә штраф, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Шәкүров.

 фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев