Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндәге “Тоннель”дә “правасыз” килеш машина йөртүчеләрне туктатканнар

​​​​​​​Районда ике көн, икешәр сәгать дәвамында узган “Тоннель” операциясе кысаларында 35 машина йөртүчене тикшергәннәр. Кемдер куркынычсызлык каешын такмаган, икенчеләр җәяүлеләр юлы зонасында кагыйдә бозган, ә ике якташыбыз, машина йөртүче хокукыннан мәхрүм ителгән булып та, руль артына утырганнар, өстәвенә, берсе - хатын-кыз.

26 һәм 27 июльдә уздырылган “Тоннель” операциясенең төп максаты транспорт белән исерек хәлдә идарә итүчеләрне һәм җәяүлеләргә юл бирмәүче машина йөртүчеләрне ачыклау була. Рейдның көне, вакыты, урыны хакында район газетасы сайты аша хәбәр ителсә дә, юлда йөрү кагыйдәләрен бозучылар шактый очраган.

Беренче көнне, иртәнге 7дән 9га кадәр, кагыйдә бозучы биш йөртүче ачыклана. Аларның берсе машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булса да, руль артына утырып юлга чыккан. Икенче көнне исә, кичке 4тән 6га кадәр, Чирмешәндә автоинспекторлар кармагына кагыйдә бозган 19 кеше эләккән. Биш шофер һәм бер пассажир куркынычсызлык каешларын такмаганнар. Ә бер хатын-кыз транспорт белән правасыз килеш идарә иткән, каешын да такмаган. Ике машина йөртүче җәяүлеләр юлы зонасында кагыйдә бозганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X