Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә яшәүче күп балалы әнигә юл инспекторлары бүләк ясадылар

Чирмешәндә яшәүче күп балалы Татьяна Мироновага нәкъ 1 июньдә – Халыкара балаларны яклау көнендә, районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе бәйрәм белән котлап автоутыргыч – автокресло бүләк иттеләр.

-Ике ел чамасы руль артында йөрим. Балаларны да еш кына автомобильгә утыртырга туры килә, - ди Татьяна. –Алар  әле кечкенә: олы кызым Викториягә 10 яшь, Софьяга – 6, ә кечкенәсенә – Назарга нибары 1 яшь тә 3 ай. Безнең бер автоутыргыч бар, ә менә икенчесен әлегә кадәр гел кешедән сорарга туры килә иде. Хәзер инде  андый мәшәкать булмаячак. ЮХИДИ бүлекчәсе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе хезмәткәрләренә зур рәхмәт.

Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан 20 майдан 3 июньгә кадәр районда традицион «Игътибар - балалар!» профилактик чарасы игълан ителде.

-Әлеге акциянең төп максаты - балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү шартлары, ягъни баланы махсус утыргычсыз яки куркынычсызлык каешы эләктермәгән килеш машинага утыртып йөрүче әти-әниләрне кисәтү, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Иван Мясников. – Җәйге каникуллар да башланды.  Әлеге чорда  балалар катнашындагы юл һәлакәтләренең артуы күзәтелә. Шуңа күрә  юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен балаларның да тагын бер кат исләренә төшерү мөһим. 

 

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев