Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

 Чирмешәндә Опель Шевролене бәрдергән

Район үзәгендәге Техническая һәм Титов урамнары киселешендә, “Кәрвансарай” сәүдә үзәге янындагы юл чатында, ике машина бәрелешкән. Районның ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, автомашиналар яхшы ук җимерелсә дә, бәхеткә, авариядә җитди зыян күрүче юк.

-Хәл болайрак була. Чирмешәнгә төньяктан керә торган юл уңаеннан килүче Шевроле Авео автомашинасы  светофорның  яшел төсенә барып, үз алдындагы автомашинаның сулга борылганын көтеп туктый. Әмма аның артына йөртүчесе  куркынычсыз дистанция - ара сакламаган Опель Астра автомашинасы килеп бәрдерә. Нәтиҗәдә Опельның пассажиры “Ашыгыч ярдәм” белән район үзәк больницасына озатыла. Ярый әле, ул җитди зыян күрмәгән, беренчел медицина ярдәме күрсәтеп, пассажирны өенә кайтарып җибәрделәр, - ди районның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Шәкүров.

фото: Рәмис Шәкүров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев