Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә “Көзге каникуллар” башлана

Балалар катнашында юл-транспорт бәла-казаларын кисәтү максатында, республикадагы кебек, безнең районда да “Көзге каникуллар” профилактик операциясе игълан ителде. Ул 30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр барачак.

Республикада узган тугыз айда балалар катнашында 429 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 13 бала һәлак булган, 453е яраланган.

“Көзге каникуллар» чорында юл инспекторлары профилактик эшләрне көчәйтәчәк. Алар һава торышының начараюы, көннәрнең кыскаруы сәбәпле, балаларга, ата-аналарга игътибарлырак булырга, җәяүлеләрне яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга өнди.

фото: Лилия Саттарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев