Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә бер машина йөртүчегә кырыс җәза яный

Район автоинспекторларына Әккәрәй юлында ВАЗ-21099 автомашинасын куып китәргә туры килгән. Аның йөртүчесенең качарга маташуы юкка булмый: шофер яхшы ук “салган”.

-Безнең таләп буенча туктамаса да, тиз куып җиттек аны. Документларын тикшерә башлагач, Ивашкино авылыннан  әлеге ир-атның алкоголь кулланган булуы ачыкланды, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Шәкүров. - Өстәвенә, ул ЮХИДИ хезмәткәрләренә былтыр февраль аенда нәкъ шундый халәттә эләккән булган, әле бер ел да үтмәгән. Шуның өчен хәзер аңа карата җинаять эше кузгатылачак.  Мондый очракларда  машина йөртүчегә 200-300 мең сум күләмендә  штраф салынырга, яки 480 сәгатькә кадәр  мәҗбүри хезмәт, яисә  2 елга кадәр  төзәтү эшләренә тарту, яисә  2 елга кадәр  иректән мәхрүм ителү җәзасы бирелергә мөмкин.

Шешминка авылында тикшерелгән Лада Гранта автомашинасының шоферы да исерек булган. Хәзер аңа 30 мең сум штраф, ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев