Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән юлларындагы һәлакәтләрдә бер кеше үлгән, җиде кеше имгәнгән

Быелның узган алты аенда район юлларында теркәлгән алты юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелеге җәяүлеләр гаебе һәм машина йөртүчеләрнең тизлек режимын сакламавы, кызу йөрүе сәбәпле килеп чыккан.

Әлеге һәлакәтләрдә бер кешенең гомере өзелгән, җиде кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган, имгәнүчеләр арасында бер бала да бар.

-Аварияләр халык телендәге “Күтәмә юл чатында”, Яңа Элмәле һәм Иске Элмәле, Ульяновка, Саминовка авыллары янындагы юлларда, борылышларда еш була. Анда машина йөртүчеләребез аеруча игътибарлырак, тизлек режимын саклап, кагыйдәләрне үтәп йөрсеннәр иде, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Сергей Барабашкин.

Җәяүлеләрнең тәртипсезлегеннән, машина йөртүчеләрнең кызу йөрүеннән тыш, каршы як юлга чыгу, төп юлдан баручы транспортка юл бирмәү дә – райондагы юл һәлакәтләрендә еш сәбәп.

Узган алты айда район автоинспекторлары  юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның  1354 очрагын (былтыр бу чорда – 1512) ачыклаганнар. 26 кеше  (былтыр да шуның кадәр) транспорт белән исерек хәлдә идарә иткәннәр, 9 машина йөртүчегә карата узып китү кагыйдәләрен бозган өчен беркетмә төзелгән (узган елның шушы чорында  – 25). Матди зыян белән 74 (былтыр бу чорда – 91) юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев