Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән юлларында быел 14 кеше автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән

Чирмешәндә  тагын бер машина йөртүче руль артына  исерек килеш утырып юлга чыккан. Инспекторлар аңа иртәнге 9да юлыга.

-Югары Чегодай авылы кешесе идарә иткән ВАЗ-2114 автомашинасын Дзержинский урамында туктаттык. Документларын тикшергән вакытта шофердан алкоголь исе сизелде. Ул яхшы ук “салган” иде, гаебен таныды, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе  начальнигы Рәмис Шәкүров. -Әлеге йөртүчегә 30 мең сум штраф, ел ярымнан ике елга кадәр “правасыннан“ колак кагу яный. Машинасы Нурлатка штрафстоянкага озатылды.

Район юлларында ел башыннан автотранспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән 14 йөртүче (былтыр бу вакытка – 11) ачыкланган.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев