Чирмешән юлларында бер айда инде өченче җәяүлене бәрдергәннәр
Бу атнада Чирмешән-Шентала юлында тагын бер җәяүлене бәрдергәннәр. Аяк сөяген сындырган, тән җәрәхәтләре алган әлеге 66 яшьлек чирмешәнле, пенсионер ир-ат район үзәк больницасында дәвалана. Октябрь аенда район юлларында инде өченче кешенең машина астына эләгүе.
Районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары сүзләренчә, бәлага таручы якташыбыз Шенталадан узгынчы машина белән кайтып, Сәләй авылы борылышында аннан төшеп кала һәм Чирмешәнгә таба җәяү атлый башлый. Әүвәл ул юлның уң ягыннан барып, кинәт кенә сул якка чыгарга була. Шунда Чирмешәннән Шентала уңаена зур тизлектә баручы, Шентала кешесе идарә иткән “Калина” автомашинасы астына эләгә.
-Әлеге хәл кичке 6 нчы яртыда булды, караңгы вакытта. Җәяүленең киемендә яктылык кайтаргыч элементлар юк иде, - ди инспектор Рәмис Шәкүров. – Бу - октябрь аенда җәяүлене бәрдерүнең инде өченче очрагы. Ярый әле монысында ир-ат исән калган. Инде газета аша ничә тапкыр яздык, тагын искәртәбез, караңгы вакытта җәяүлеләр киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиеш. Бу очракта андыйлар машина фаралары яктылыгында ерактан күренә. Хәзер көннәр яңгырлы, пычрак вакыт, караңгы иртә төшә. Шуның өчен машина йөртүчеләр, җәяүлеләр дә, бигрәк тә балалар саграк булсыннар иде. Алкоголь кулланган хәлдә машина йөртүчеләргә генә түгел, җәяүлеләргә дә юлда йөрмәвең хәерле.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев