Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән юлларында бер атнада өч исерек шоферны тоткарлаганнар

Узган атнада район юлларында автомашина белән исерек хәлдә идарә иткән өч машина йөртүче ачыкланган. Өстәвенә, аларның берсенә хулиганлык кылган өчен дә җавап бирергә туры киләчәк.

Районның ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, кичке 10нар тирәсендә, Чирмешәннең бер якка гына хәрәкәт рөхсәт ителгән юлында, кагыйдә бозып каршыга килгән чит ил машинасын туктатканнар. Аның  йөртүчесе яхшы ук “салган”, үз-үзен тотышы сәер, теле дә көчкә әйләнә, әмма шоферның автоинспекторлар белән сүгенеп сөйләшерлек көче калган.

-Ул үзен бик агрессив тотты, сүгенде-кырылды. Шул сәбәпле полиция уполномоченныйлары аңа карата административ беркетмә төзеделәр. Хәзер әлеге гражданин хулиганлык кылган өчен җавап бирәчәк һәм автомашина белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен 30 мең сум штраф түләячәк. Трубкага өрүдән баш тартса да, аны ел ярымнан ике елга кадәр правасыннан мәхрүм итәчәкләр, аның срогын суд хәл итә, - диде районның ЮХИДИ бүлеге инспекторы Сергей Барабашкин.

Икенче бер якташыбыз машинасында куркынычсызлык каешын такмаган. Автоинспекторлар аны шушы кагыйдәне санга сукмавын күреп алып район үзәгенең Амур ягында туктаталар. Беркетмә төзегән вакытта ир-аттан ят ис сизелә.

-Баксаң, аның хәмер белән сыйланып кунактан кайтуы. Шофер үз гаебен таныды, - ди Сергей Барабашкин.

Шулай итеп әлеге якташыбызның бер мең сум штрафына тагын 30 мең сум өстәлә, әле аңа берара җәяү дә йөреп торырга туры киләчәк. Кагыйдә бозучының автомашинасын Нурлатка штрафстоянкага озатканнар, аның өчен дә штраф түлисе була.

Иске Котыштан Лада Гранта йөртүчесенең дә акча янчыгы бушар. Ул да автоинспекторларга сыра эчкән хәлдә эләккән. Үз янында транспорт йөртү таныклыгы булмау уңаеннан беркетмә төзегәндә, инспекторлар аннан алкоголь исе сизеп алалар. Шофер гаебен танып төрепкәгә өргән, җиһаз аның бу начар гамәлен дәлилләгән.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев