Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районындагы юл һәлакәтендә машина йөртүче нык имгәнгән

Югары Чегодай һәм Иске Үтәмеш авыллары арасында ВАЗ-21104 автомашинасы юл кырыена төшеп әйләнеп капланган. Аның күп санлы җәрәхәтләр алган 36 яшьлек йөртүчесенә район үзәк больницасында медицина ярдәме күрсәтелә.

Районның ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, узган якшәмбе көнне Чирмешән ягыннан Лениногорск уңаена барган әлеге автомашина йөртүчесе кызу тизлектә, куркыныч борылышта каршы юл полосасына чыга, юл билгесе баганасын да бәрдереп, шоссе астына “оча” һәм әйләнеп каплана. Күрше Шентала районының бер авылыннан булган йөртүче күп санлы имгәнү, яралар алган. Әлеге ир-атны район үзәк больницасына озатканнар, аңа операция ясалган.

фото: Рәмис Шәкүров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев