Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районындагы юл һәлакәтендә имгәнгән хатын-кызны Әлмәт больницасына озатканнар

3 гыйнвар көнне  Күтәмә борылышы белән Яңа Элмәле авылы арасындагы юл участогында өч автомашина бәрелешкән. Авариядә тән җәрәхәтләре алган пассажир хатын-кызны  Әлмәт шәһәренә, больницага озатканнар.

Районның ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, юл һәлакәте  Тойота Ленд Крузер автомашинасын йөртүче гаебе белән килеп чыккан. Чаллыдан Нурлатка кунакка – юбилейга баручы  гаиләне  (автомашина белән уллары идарә итә, аның әти-әнисе - пассажирлар) бәла безнең районда сагалаган.

-Алар утырган автомашина бермәл юлның уң як кырыена чыгып, машинаны бутап ала һәм каршыга килүче, Кузай уңаена бара торган “Вольво” йөк машинасының  алдына арткы сул як белән килеп “төртелә”. Ленд Крузерның үзенә исә артыннан килгән ВАЗ-21124 автомашинасы бәрелә, анысының йөртүчесе тиешле дистанция сакламаган. Нәтиҗәдә Ленд Крузерның арты утыргычындагы 46 яшьлек хатын-кыз – шоферның әнисе җәрәхәтләр алган, аны Әлмәт больницасына озаттык, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Шәкүров.

 

фото: Рәмис Шәкүров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев