Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында юл һәлакәте: өч кеше имгәнгән

Район үзәгенең төньягында, Чирмешәнне урап уза торган юл чатында ике автомашина бәрелешкән. Әлеге авариядә тән җәрәхәтләре алган өч якташыбызны Әлмәт больницасына озатканнар.

Районның ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр  итүләренчә, авария  Лениногорск районыннан булган КамАЗ йөртүчесе гаебе белән килеп чыга.

-Ул юлчылар оешмалары ягыннан килеп, сулга, “объезднойга” борылганда, Чирмешән ягыннан менүче RENAULT автомашинасына юл бирмәгән. Чит ил машинасы йөртүчесе, молодец, вакытында уңгарак алып, бәрелү көчен киметә. Тик барыбер  имгәнүләрдән котыла алмыйлар: җиңел машинадагы Туймәт авылы кешеләрен – машина йөртүчене һәм ике пассажирны Әлмәт больницасына озатырга туры килде. Шөкер, аларны табиблар тикшереп, кире кайтарып җибәргәннәр, бәлага таручылар инде үзебездә дәваланалар, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Сергей Барабашкин.

фото: Сергей Барабашкин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев