Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында “җиделе” йөртүче аркасында авария булган

Бүген иртәнге тугызларда “Кармалка борылышы” янында ВАЗ-2110 - “унлы” җиңел машинасы юл кырыена төшеп китә. Аңа “Җиделе” машинасы йөртүчесе юл бирмәгән.

Районның ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, Кармалка ягыннан килүче, Түбән Кармалка кешесе идарә иткән ВАЗ-2107 йөртүчесе Чирмешән уңаена, олы юлдан барган “унлы”ны күреп өлгерми һәм юлга чыга. Ә “унлы” йөртүчесе - Әккәрәй кешесе, хәлне чамалап,  “җиделе”гә бәрелмим, дип юл кырыена төшеп китә.

-Машинасына зыян килсә дә, шөкер, аның сәламәтлегенә зыян булмаган, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе өлкән дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүров.

фото: Рәмис Шәкүров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев