Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында тракторларны тикшерәләр

Язгы кыр эшләре һәм җәйгә керер алдыннан авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендәге, оешмалардагы тракторларның техник торышын “энә күзеннән үткәрәчәкләр”.

Дәүләт техник күзәтчелек хезмәтенең райондагы инженер-инспекторы Илнур Сәлахов әйтүенчә, иң әүвәл техникаларның, йөртүчеләрнең документларын карыйлар, аннан утларының януы, тормоз системасының, руль идарәсенең төзеклеге тикшерелә. Тракторларда аптечка, ут сүндергеч (огнетушитель) булу мәҗбүри. Быел прицепларны страховка тросы белән дә тоташтыруга аерым игътибар биреләчәк. Бу - арба таккычтан ычкына-нитә калса, ул троска эләгеп калсын өчен кирәк, диләр. Бер тракторга техник карау үткәрү исә барлыгы 700 сумга төшә.

Күмәк хуҗалыклардагы, оешмалардагы техникаларны 22 апрельгә чаклы тикшерәчәкләр, аннан авыл җирлекләрендәге, шәхси хуҗалыклардагы тракторлар чираты.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән тракторлар