Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында “Ока” йөртүчесе инде өченче тапкыр исерек килеш эләккән

Кызыл Чишмә авылы кешесе “антирекорд” куя. Ул “Ока“ автомашинасы белән аек булмаган хәлдә идарә итеп, ЮХИДИ инспекторларына инде өченче тапкыр “эләккән”.

Якташыбыз моңа кадәр дә автотранспортны алкоголь кулланган хәлдә йөрткән  өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Шулай да кагыйдә бозучы  исерек килеш янә руль артына утырып юлга чыккан.

-Хәзер аңа 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф, яки  мәҗбүри эшләр,  яки 3 елга кадәр ирегенннән мәхрүм ителү җәзасы яный. Бу барлык очракларда да ул тагын алты елга машина йөртү хокукыннан 2колак кага”, - ди районның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Шәкүров.

Чирмешәндә яшәүче Утыз Имән авылы кешесен дә кырыс җәза көтә. Ул да “лишенный” килеш, руль артына утырып эшкә барырга чыккан.

-Өстәвенә, документларын тикшергәндә, йөртүчедән алкоголь исе сизелә. Алкотекторга өрүдән һәм больницага барып тикшеренүдән баш тартса да, ул җәзадан котыла алмаячак. Хәзер аңа 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф, яки мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза, яки кулга алыну яный, - ди Рәмис Шәкүров.

 фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев