Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында мәктәп автобусларына тахографлар кирәк

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең бу елдагы беренче утырышында сүз күбрәк мәктәп автобуслары турында барды.

Районда 17 мәктәп автобусы 24 маршрут буенча укучыларны йөртә. Аларның берсе яңа, әле үткән елның декабрендә генә кайткан. Мәктәп автобусларына куелган таләпләр буенча аларның барысында да тахогрофлар булырга тиеш, тик бу җиһаз нибары дүрт автобуста гына бар. Кичекмәстән 13 автобусны тахографлы итәсе. Бер тахограф 40 мең сум тирәсе торуын исәпкә алсак, әлеге максатларга 500 мең сумнан күбрәк акча кирәк.

-Әлеге күптәннән килгән проблеманы хәл итәргә кирәк. 13 тахографны күмәртәләп алу мөмкин түгел, ай саен аз-азлап алып булса да якын арада мәктәп автобусларын тахографлы итү өчен акча табарга тиешбез, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин.

Мәктәп автобуслары укучыларны утырту һәм борылып китү мәйданнарының кардан начар чистартылуы турында да әйттеләр утырышта. Күтәмә, Девичья Поляна  авылларында бу мәйданнар кардан бөтенләй чистартылмаган диярлек. Бу кисәтү барлык авыл җирлекләренә дә кагыла.

Карлар эреп, юллар кардан ачылуга асфальттагы җәяүлеләр кичүе билгесен яңартырга, өстәмә юл билгеләре урнаштыруга һәм башка чараларга  да  финанслар кирәгәчәк. Моны да озакка сузмыйча хәл итәргә кирәклегенә игътибар юнәлттеләр комиссия членнары.

Ландыш Зиякова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев