Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында машиналар бәрелешкән: имгәнүче бар

Югары Чегодай авылы янында төнге икеләрдә булган юл һәлакәтендә бер машина пассажиры тән җәрәхәтләре алган. Аны Әлмәткә больницага озаталар.

ЮХИДИ инспекторлары әйтүенчә, Шешминка ягыннан килүче VOLKSWAGEN POLO чит ил машинасын йөртүче  Иске Үтәмештән Чирмешән уңаена төп юлдан барган ВАЗ-21101 автомашинасына юл бирми.

-Кагыйдә бозучы, Лениногорск районы кешесе, Нурлаттан Лениногорскига барганда Шешминка ягына адашып кергән. Кире чыкканда юл билгесен күрмәдем, ди.  Һәлакәттә тән җәрәхәтләре алган ВАЗ пассажиры Әлмәткә больницага озатылды. Аңа ярдәм күрсәтеп, өенә кайтарып җибәргәннәр. Йөртүчеләр икесе дә исән-сау, - ди районның ЮХИДИ бүләкчәсе өлкән дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүров.

Рәмис Шәкүров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X