Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында машина йөртүче берәүгә "спиртлы" гөмбә эләккән

Гөмбәдән кайтучы Ивашкино авылы кешесе автомашинасын ЮХИДИ хезмәткәрләре Күтәмә һәм Ивашкино авыллары арасындагы юлда туктаталар. Йөртүченең документларын тикшергән вакытта аннан ят ис килеп китә.

Нинди ис икәнлеге аңлашыла инде: руль артына шулай алкоголь кулланган хәлдә утырган өчен, ул ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Әле 30 мең сум штраф та түлисе.

Шул ук көнне район үзәгенең Дзержинский урамындагы “Магнит” кибете янында туктатылган ВАЗ-2105 йөртүчесенә дә шундый җәза яный. Ул да исерек булган.

Берничә көннән соң Чирмешән стадионы янәшәсендә төнге 12дә тоткарланган “алтылы” автомобиле шоферы үзенең “кызмача” икәнлеген шунда ук таныган. Аңа да ел ярымлап яки ике ел җәяү йөрергә туры киләчәк, ягъни шул срокка “права”сыннан колак кагачак. Өстәвенә 30 мең сум штраф җәзасы да бар.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев