Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында исерек шофер машинасын әйләндереп каплаган

ЮХИДИ инспекторлары бу көннәрдә транспорт чарасы белән исерткеч эчемлек кулланган хәлдә идарә итүче өч машина йөртүчене тоткарлап, тикшерү барышында аның берсенең инде машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булуын да ачыклаган.

-Кызганыч, инде бер саллы кисәтү алганнан соң да тәртипкә килмәүче машина йөртүчеләр очрап тора, - ди ЮХИДИ инспекторы Рәмис Шәкүров. - Әмма хәзер 37 яшьлек шундый зәйлегә карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала. 

Районга эшкә килгән Зәй районы кешесенең “Мицубиси” машинасын юл инспекторлары Бәркәтә авылы урамында кичке сәгать уннар тирәсендә туктаталар. Инде ике тапкыр (беренчесе 2015нче елда, икенчесе агымдагы елның март аенда) йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булса да, ул кабат исерек хәлдә машинага утырып юлга чыккан. Хәзер инде аңа карата җинаять эше кузгатканнар.

Бу көннәрдә дә якташларыбыз арасында спиртлы эчемлек кулланып руль артына утыручылар булган. Исерек килеш машина йөртүче катнашында бер юл-транспорт һәлакәте дә теркәлгән. 1961нче елгы Бәркәтә кешесе кичке мәлне “Дэу-Нексия” машинасына утырып Бәркәтәдән зур юлга таба чыгып китә. Сөзек урында алда баручы “ундүртле” машинаны узып китмәкче була, әмма маневрны уңышлы тәмамлый алмый, машинага бәрелеп, юл кырыена төшә һәм әйләнеп каплана.

-Бәхеткә, бу авариядә җитди зыян күрүче булмый. Юл-транспорт һәлакәтен китереп чыгарган лаякыл исерек машина йөртүче хәтта безгә кая барганын да аңлата алмады. Ярый әле куркынычсызлык каешын таккан булган, шул да аның гомерен саклап калгандыр, - ди инспектор Рәмис Шәкүров.

Район үзәгендә, Совет урамында туктаткан “ундүртле” машинасының йөртүчесе кичтән яхшы ук бәйрәм иткән күрәмсең, чөнки көндезге сәгать 11ләр тирәсендә дә әле айнып бетмәгән була. “Машина йөртүче булып эшкә урнашмакчы идем, иртәгә барырга иде”, - ди ул инспекторларга. Хәзер инде аңа башка эш эзләргә туры киләчәк. Әле бит 30 мең сум штраф түлисе дә бар, моңардан тыш ике елга якын машина йөртү хокукыннан да мәхрүм ителәчәк.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев