Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында “Игътибар – балалар!” акциясе бара

Балаларның юлда йөрү куркынычсызлыгын кисәтү максатында укучыларның җәйге каникуллары алдыннан – 20 майдан 3 июньгә кадәр «Игътибар – балалар!» чарасы игълан ителде.

Агымдагы елның дүрт  аенда республика юлларында балалар катнашында 91 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 4 баланың гомере өзелгән,  101 бала тән җәрәхәтләре алган.

- Акция барышында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү шартлары, ягъни баланы махсус утыргычсыз яки куркынычсызлык каешы эләктермәгән килеш машинага утыртып йөрүче әти-әниләрне кисәтү максатыннан рейдлар оештырылачак, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Сергей Барабашкин. – Моннан тыш, балаларның юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләренә, җәяүлеләрнең яктылык кайтаргыч элементларны куллануына игътибар артачак.

Әти-әниләрнең балаларының иминлегенә бик җитди караулары шарт. Беренчедән, кечкенә балаларны үзләрен генә калдырмаска, юл яннарында уйнатмаска кирәк. Шуны истән чыгарырга ярамый: 7 яшькә кадәр баланы автомобиль салонында мәҗбүри рәвештә махсус креслода алып бару шарт. Хәзер 7 яшьтән 11 яшькә кадәрге балаларны автомобильнең арткы утыргычында һәм йөк машинасы кабинасында креслодан һәм махсус утыргычлардан башка йөртү дә рөхсәт ителә башлады, ләкин куркынычсызлык каешын эләктерү мәҗбүри. Шулай да дәүләт автоинспекциясе 7 яшьтән зурракларны да махсус утыргычларга утыртсаң яхшы, дип киңәш итә.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев