Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында беренче кар аварияләргә сәбәпче булды

Кар яуганның беренче көнендә үк, район юлларында ике һәлакәт теркәлгән.

-Синоптикларның  кисәтүләренә карамастан, кайбер якташларыбыз машиналарында әле һаман җәйге резина белән йөрүләрен дәвам итәләр, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Иван Мясников. – Бүген район үзәгендә Чирмешән кешесе, Кече Чегодайдан ерак түгел, машинасы белән юл кырыена төшеп китә, юл билгесенә килеп бәрелә. Транспорт иясе транспорт чарасының көпчәкләрен кышкыга алмаштырмаган. Кышкы юлда сак йөрмәсәң,  кайбер чакта тырнаклы көпчәкләр дә ярдәм итмәскә мөмкин. Акъяр –Чирмешән юлында, әйтик, ике җиңел автомобиль кара-каршы юлдан барганда, бер –берсенең машиналарын эләктерәләр, көзгеләре ватыла.

Бәхеткә, әлеге аварияләрдә кешеләргә зыян килмәгән, ә инде машиналарны  ремонтлатып та булыр. Шулай да, ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда игътибарлы булырга, ашыкмаска киңәш итәләр.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X