Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районында берәү "тугызлысына" исәптән төшерелгән ОКА номеры беркетеп йөргән

    Бүген ЮХИДИ инспекторларын инде бернәрсә белән дә гаҗәпләндереп булмый кебек, исерек машина йөртүчеләрне көн саен эләктерәләр, алай гына да түгел, ике, өч тапкыр 30 мең штрафка тартылучылар бар.

    Йөртү таныклыклары булмыйча руль артына утыручыларга карата да еш беркетмә төзиләр.

    Әмма 29 сентябрьдә, Иске Элмәле янында кичке сәгать 10 тирәсендә юл инспекторлары туктаткан “тугызлы” машинасының йөртүчесе барысын да уздырып җибәргән. Беренчедән, Нурлаттан Яр Чаллыга кайтучы шофер исерек килеш руль артына утырган, өстәвенә, йөртү таныклыгы да, машинага документлары да булмаган. Җиңел машина инде 2006нчы елны ук исәптә юк, ә машина номерлары – 2011 нче елны шулай ук исәптән төшерелгән “Ока” машинасыныкы икәнлеге ачыкланган.

    -1975 нче елгы ир-ат “тугызлыны” туганнар бүләк итте, ә номерны бер танышымнан сатып алдым ди, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров. – Хәзер инде аңа аек булмаган килеш машина белән идарә иткән өчен - 30 мең, ялган номерлар өчен 5 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.

    Кадрия Гамирова фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: