Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында бер тракторчыны утыртып куюлары да ихтимал

Июнь башында районда автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән тагын ике кеше ЮХИДИ инспекторлары “кармагына” эләккән. Аларның берсе моңа кадәр шундый кагыйдә бозып мәхрүм калган “правасын” әле кире алып та өлгермәгән.

Автоинспекторлар узган атнаның бер көнендә, иртәнге 9лар тирәсендә Кармалка юлында Т-150 тракторын туктаталар. Тикшерә торгач, әлеге техниканы идарә итүче Кызыл Чишмә авылы кешесенең алкоголь кулланганлыгы ачыклана.

-Өстәвенә, тракторчы моңа кадәр дә шундый кагыйдә бозган өчен җаваплылыкка тартылган иде. Административ җәза срогы узган булса да, имтихан тапшырмаган, правасын алмаган. Кыскасы, руль артына ул кабат исерек хәлдә утырган, - ди район ЮХИДИ бүлекчәсенең өлкән дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүров. - Икенче тапкыр исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен аңа карата җинаять эше кузгатылды. Кагыйдә бозучыга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф яисә дәүләт файдасына мәҗбүри эшләү, яки хәтта 2 елга кадәр иректән мәхрүм ителү җәзасы яный.

8 июнь көнне Түбән Кармалка авылында туктатылган “Җиделе” йөртүчесе дә исерек булган. Аның машинасы Нурлатка штрафстоянкага озатылган. Бу шофердан 30 мең сум штраф түләтәчәкләр һәм аны ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр.

Сүз уңаеннан, быел, узган биш айда (гыйнвар-май), транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән 19 кеше тоткарланган (2019 да – 21). Ә гомумән, бу чорда юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 1132 очрагы ачыкланган (2019 да – 1218).

-Бер яманның - бер яхшысы диләрме әле, коронавирус белән бәйле үзизоляция чорында районда юлда йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары сизелерлек кимеде. Ә чикләүләр бетерелгәч, авариялар саны да, кагыйдәләрне бозулар да, исерек килеш руль артына утырулар да ешайды, - диде әлеге уңайдан Рәмис Шәкүров.

Архив фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев