Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында бер көнне исерек хәлдә машина йөртүче ике кеше тоткарланган

Районыбызда бер көнне, 10 майда, исерек килеш руль артына утырган ике кеше автоинспекторлар “кармагына” эләгә.

-Лениногорскидан Урманасты Үтәмешкә кунакка кайтучының машинасын авыл урамында кичке җиделәр тирәсендә участок инспекторы туктатты, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Сергей Барабашкин. – Урта яшьләрдәге ир-атның “Шевроле – Нива” машинасы белән, айнып та бетмәгән килеш, шәһәргә китүе булган. Аңа 30 мең сум шраф, ел ярымга, яки ике елга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү яный. Шундый ук җәза Туймәт кешесен дә көтә. Аның машинасын  авыл урамында шактый караңгы төшкәч туктаталар. Балыктан кайтучы райондашыбыз да алкоголь кулланган булып чыкты. Хәзер инде аларга суд карарын көтәргә калды.

Фото архивтан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев