Чирмешән районында бер экскаваторчы иртән үк 150 мең сум акча «эшләгән»
Бөгелмәдән безнең районга килеп эшләүче бер экскаваторчыга Төзүчеләр көне бик кыйммәткә төшкән. Бәйрәмнең икенче көнендә “баш төзәтеп” руль артына утырган исерек тракторчы автоинспекторлар “кармагына” эләгә.
-Аны Иске Котыш авылы урамында иртәнге уннарда туктаттык. Яхшы ук салмыш иде, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров. – Кагыйдә бозучы бар төр автотранспорт йөртү хокукларыннан, “права”ларыннан колак кага: бер ел ярым яки ике ел үзенең шәхси автомашинасы белән дә идарә итә алмаячак. Экскаватордан да “ял итәргә” туры килә. 30 мең сум штрафны да исәпкә алсаң...
Тракторчының “баш төзәтүе” башкаларга да - баш бәласы. Аны шушы хәлендә юлга чыгарган механикка - 20 мең, юридик затка - оешмага 100 мең сум штраф салалар.
Кадыйр Гомәров фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев