Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында бер атнада машина белән исерек килеш идарә иткән алты йөртүче ачыкланган

Шушы көннәрдә генә район үзәгендәге Титов урамында ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары туктаткан ВАЗ – 21099 авмобилен йөртүченең машина йөртү таныклыгы булмаган.

- Яңа Чишмәдә яшәүче Әккәрәй кешесен Яңа Чишмә район суды, июль аенда гына  исерек хәлдә машина белән идарә иткән өчен, ел ярымга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткән булган, - ди районның ЮХИДИ бүләкчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров. – Шуңа да карамастан, ул аек булмаган килеш кабат руль артына утырып юлга чыккан. Янында утырган пассажир да шул ук хәлдә иде.

Машина йөртүчене исерек хәлдә икенче тапкыр рәттән тоткарласалар, (беренче вакыйгадан соң бер ел узмаган очракта), ул исерткеч эчемлек кулланганмы-юкмы икәнлеген ачыклый торган тикшерүдән баш тартса, әлеге затны җинаять җаваплылыгы көтә. Мондый очракларда машина йөртүчегә 200-300 мең сум күләмендә штраф салына, аның күләме җаваплылыкка тартылучының 1-2 еллык табышы кадәр билгеләнергә мөмкин. Шулай ук аңа 480 сәгать мәҗбүри хезмәт, 2 ел мәҗбүри эшкә тарту, 2 елга ирегеннән мәхрүм ителү җәзасы бирелергә мөмкин.

Җинаять җаваплылыгына тартылган затка өч ел дәвамында машина йөртү тыела. Авариядә исерек хәлдә машина йөртүче гаебе белән бер кеше үлсә аңа карата 2-7 ел, ә инде ике һәм аннан да күбрәк кеше үлсә, 4 елдан алып 9 елга кадәр иректән мәхрүм ителү җәзасы бирелергә мөмкин, аларга кайбер мөһим вазифалар биләү һәм билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү дә тыелачак.

-Җәзалар бик җитди һәм катгый. Әмма, барыбер районда да исерек килеш руль артына утыручылар саны бик күп. Әйтик, сентябрьнең беренче атнасында гына да шундый 6 кеше тоткарланды, - ди Рәмис Рәсыйх улы. –Машинага утырганчы, үзеңнең генә түгел, бик күпләрнең язмышын куркыныч астына куюыңны да онытмаска кирәк.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев