Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында автобусларны тикшерәләр

Соңгы көннәрдә җәмәгать транспорты район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторларының игътибар үзәгендә. Республиканың башка районнарындагы кебек, бездә дә “Автобус” операциясе уза.

Агымдагы елның узган җиде аенда республикада автобус шоферлары гаебе белән 61 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Аларда 72 кеше төрле имгәнүләр, тән җәрәхәтләре алган. Шуңа да юл сакчыларының җәмәгать транспортын аерым игътибар үзәгендә тотуы юкка түгел. Үткән чорда республикада 9 автобус йөртүче транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән,  4 йөртүче  элек машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган, 59 шофер узып китү - “обгон” кагыйдәләрен бозган, 269ы светофорның тыю  сигналына узган.

-11 августтан 18 августка кадәр "Автобус" оператив-профилактик операциясе игълан ителде. Бу чорда район территориясендә, шәһәрара маршрутларда пассажирлар йөртүче автобусларны ныклы контрольгә алдык. Автобус шоферларының юлда йөрү, пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозу фактларын ачыклауга, автобусларның  техник халәтенә зур игътибар бирелә. Мәктәп автобусларын файдалану да күз уңында, - диде әлеге уңайдан районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Сергей Барабашкин.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев