Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында 10 шофер “Тоннель”не уза алмаган

Районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары 22 июнь көнне иртәнге 6дан 8гә кадәр игълан ителгән “Тоннель” операциясе кысаларында халык телендәге “Күтәмә юл чаты”нда 10 машина йөртүченең кагыйдәләр бозуын ачыклаган.

Ике сәгать вакыт аралыгында тикшерелгән 33 машина йөртүченең берсенә административ штрафларын түләмәгән өчен ике беркетмә төзелгән, аңа суд каршында җавап бирергә туры киләчәк. Берәүнең транспортында дәүләт номерлары укылмаган, ике шофер юл билгесе тыйган урында туктаганнар. Ә биш машина йөртүче транспорт чараларына мәҗбүри иминиятләү полислары булмаган килеш юлга чыкканнар.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев