Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районы юлларында ун көндә 7 машина җимерелгән

Районның ЮХИДИ инспекторлары гыйнвар аеның тәүге ун көнендә юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 66 очрагын ачыклаганнар. Якташларыбыз, нигездә, куркынычсызлык каешларын тагарга, автомашиналарын иминиятләштерергә “оныталар” икән.

-Тонировкалаулары – пыялалары каралтуның тиешле таләпләргә туры килмәгән, дәүләт номерлары пычрак, кар белән капланган автомашиналарны еш туктатырга туры килә - штрафы 500 сум, каеш такмаган өчен 1000 сум штраф җәзасы каралган, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Шәкүров.

ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, 1-10 гыйнварда район юлларында җиде механик авария, ягъни автомашиналарга гына зыян килгән  җиде юл-транспорт һәлакәте булган, аларда кешеләр арасында имгәнүчеләр юк. Шоферлар арасыннан кемдер һава торышы шартларын исәпкә алмыйча кызу барып, юл кырыена төшеп ауган, икенчеләр юл бирмәгән, кемгәдер юл җитмәгән: көзгеләр белән бәрелешкәннәр, дистанция сакламаучылар, я машинасы белән артка биргәндә кемнедер “төртүчеләр” бар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев