Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районы юлларында иминлеккә игътибар көчәя

Быел район юлларында, елның тәүге сигез аенда, 1 кеше үлгән, 9 кеше имгәнгән. Юл һәлакәтләренең 98сендә материаль зыян килгән. 2019 елның шушы чоры белән чагыштырганда, күрсәткечләр сизелерлек азайган.

-Машина йөртүчеләрнең 39сы руль артына эчкән килеш утырган өчен тоткарланды. Тугыз айда исә бу күрсәткеч тагын да үсте. Андыйлар һәр көнне диярлек ачыклана, - диде ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Иван Мясников, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе утырышында.

Ул һәм утырышны алып баручы – район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илдус Исмәгыйлев район юлларында юл билгеләре урнаштыру, юллар торышы хакында да сөйләделәр. Әйтик, кайбер урамнарда тизлекне чикләү билгеләре, ясалма тигезсезлекләр кирәк.

-Аларны төгәл ачыкларга, чишелеш юлларын табарга тырышырбыз, - диде Илдус Кәримов. -Юллар төзү, ремонтлау буенча районда ел саен күләмле эш башкарыла. Әмма бу өлкәдә проблемалар бар әле. Чумачка, Утыз Имән, Иске Кади, Иске Котыш һәм башка кайбер авыллар юнәлешендә юллар тузган, алар заманча таләпләргә җавап бирми. Хәрәкәт тә көчле хәзер.

“Татавтодор”ның Аксубай филиалы район юл төзү-ремонтлау участогы начальнигы Наил Котбиев әйтүенчә, быел Андреевкага алып баручы юлның калган өлешенә дә бер кат асфальт түшәлгән, олы трассадан Кармышка илтүче юлда зур көч тупланган, аслыкны ныгыталар, озакламый монда да тагын биш километр арада асфальт салыначак. Кече Чегодайдагы күпер капиталь ремонтланды, район үзәгенең Амур ягында юл шомарды, тулаем йөзләрчә юл билгесе куелган, разметкалар сызылган.

-Кайдадыр юл төзү яки ремонтлау белән бәйле эш планлаганда, проект ясатканда барысын да истә тотып, килешеп, киңәшеп хәл итсәк иде, - диде ул, авыл җирлекләре башлыкларына.

Утырышта мәктәп автобусларының торышы, укучылар иминлеге турында да сүз булды. Бу хакта район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова мәгълүмат бирде. Районда 24 мәктәп маршруты бар икән, аларда куркынычсызлык ягыннан җиһазланган 15 автобус йөри.

Автобусларга кабат техник күзәтү, йөртүчеләр белән инструктаж үткәрәләр. Кайбер мәктәпләр янында борылу мәйданчыклары булмау хакында да әйттеләр. Әмма моның өчен әлегә средстволар җитешми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев