Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән инспекторлары күп балалы гаиләгә автокресло бүләк итте

“Бала - төп пассажир” профилактик чара кысаларында Казанка авылыннан күп балалы Анастасия һәм Анатолий Мироновлар гаиләсе автокреслолы булды.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Шәкүров һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” оешмасының район бүлекчәсе әйдәүче белгече Лилия Сафина Ангелина Миронованың туган көненә бүләк ясадылар, аңа 11 февральдә 6 яшь тула.

Республикада балигъ булмаган пассажирларны автомобильдә йөртү белән бәйле юл йөрү кагыйдәләре бозуны кисәтү буенча чаралар 26 гыйнвардан 7 февральгә кадәр уза.

-Агымдагы елның беренче аенда гына да республикада булган юл һәлакәтләрендә өч баланың гомере өзелде, - ди Рәмис Рәсих улы. – Беләбез, сез юлда йөрү кагыйдәләрен бозмыйсыз, ә бүләк-кресло зур гаиләгезгә артык булмас.

Мироновлар гаиләсендә дүрт бала – өч малай һәм бер кыз үсә. Олы ике малайлары мәктәптә укыса, ике кечкенәләре Чирмешәннең “Ландыш” балалар бакчасына йөри.

-Дүрт балабыз өчен өч автокреслобыз бар иде, шунлыктан аларның барысын да бер үк вакытта йөртә алмадык, - ди Анастасия Миронова. – Мәктәптә укучы малайлар Чирмешәнгә мәктәп автобусында йөри, үзем дә Чирмешәндә эшләгәнлектән, ике бәләкәйне бакчага район үзәгенә алып киләм. Бу көтелмәгән бүләк булды, бик зур рәхмәт.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев