Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән автоинспекторлары тагын бер исерек шоферны туктатканнар

Читтән килеп, безнең районда эшләүче машина йөртүчегә төп эшеннән – шоферлыктан колак кагу яный. ЮХИДИ хезмәткәрләре бу кешенең транспорт белән исерек хәлдә идарә итүен ачыклаган.

Районның ЮХИДИ бүлегенннән хәбәр итүләренчә,  “Пежо” автомашинасын кичке буйда Югары Чегодай авылы янында туктаталар. Документларын тикшергән вакытта, йөртүчедән алкоголь исе сизелә.

-Әлмәт шәһәреннән килеп, безнең райондагы нефть оешмаларының берсендә машина йөртүче булып эшләүче тикшерү җиһазына өрде: алкотектор аның алкоголь кулланганлыгын дәлилләде, - ди районның ЮХИДИ бүлеге инспекторы Сергей Барабашкин.-  Кагыйдә бозучыга хәзер ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү һәм 30 мең сум штраф яный. Димәк, ул шоферлык эшеннән дә колак кагачак.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев