Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән автоинспекторлары көзен яктылык кайтаргыч элементлар тагарга өнди

    Быелның 8 аенда районда 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда бу сан 50 процентка кимрәк.

    -Әмма хәзер көннәр кыскара бара, караңгы иртә төшә, юлларда бәла-каза куркынычы арта. Шуңа күрә җәяүлеләребез, балалар кичләрен юлга чыкканда киемнәренә яктылык кайтаргыч элементлар таксын иде. Машина йөртүчеләребезгә дә бу чорда аеруча игътибарлы булу сорала, - районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Шәкүров.

    Реклама

    Үткән сигез айда җәяүлеләр гаебе һәм балалар катнашында район юлларында  берәр юл  һәлакәте  булган. Гыйнвар-август аендагы һәлакәтләрнең берсендә бер кешенең гомере өзелгән.

    фото: архив

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: