Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән автоинспекторлары исерек хәлдә машина йөртүче ике шоферны туктатканнар

Узган атнада ЮХИДИ инспекторлары автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән тагын ике машина йөртүчегә карата беркетмә төзегәннәр. Аларның берсе иртәнге 10да ук аек булмаган, икенчесе “чирткән” килеш машинасы белән әйләнеп үк капланган.

Авария олы юлда, Лашман авылы янындарак, кичке буйда килеп чыга. Җиңел машина җимерелә, ярый әле йөртүчесе сау-сәламәт, ул-бу булмаган.

Урта яшьләрдәге Лашман кешесенең автомобилен авылда иртәнге 10нарда туктаталар. Автоинспекторлар әйтүенчә, аның шоферы да хәмер кулланган. Хәзер әлеге машина йөртүчеләргә 30 мең штраф, ел ярымга яки ике елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев