Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Балалар да кагыйдә боза

20 августтан бүгенге көнгә кадәр "Чирмешән" муниципальара бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре балаларны автомобильдә йөрткәндә махсус утыргычлардан файдаланмаучыларга карата 14 административ беркетмә төзегәннәр. Республикада "Игътибар, балалар!" акциясе дәвам итә. Җәяүле балаларның да кайберәүләре юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмыйлар, велосипедчылар арасында да кагыйдәләрне бозучылар шактый күп. Әйтик, айлык барышында мәктәптә укучы 4...

20 августтан бүгенге көнгә кадәр "Чирмешән" муниципальара бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре балаларны автомобильдә йөрткәндә махсус утыргычлардан файдаланмаучыларга карата 14 административ беркетмә төзегәннәр.


Республикада "Игътибар, балалар!" акциясе дәвам итә. Җәяүле балаларның да кайберәүләре юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмыйлар, велосипедчылар арасында да кагыйдәләрне бозучылар шактый күп. Әйтик, айлык барышында мәктәптә укучы 4 балага "яшь тәртип бозучы" карточкасы тутырылды.

ЮХИДИ инспекторлары даими рәвештә балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә юл йөрү кагыйдәләре турында әңгәмәләр-лекцияләр уздыралар. Мәсәлән, шушы көннәрдә генә Чирмешән лицее, кадет мәктәп-интернаты укучылары белән очраштык. Әмма әти-әниләр дә балаларны һәрвакыт кисәтеп торырга тиешләр.

Рәмис Шәкүров,
ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined балаларның да кайберәүләре юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмыйлар