Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешәндә озак булмыйча торган ярминкә янә оештырылды

Үткән атнада Чирмешәндә оештырылган ярминкәгә әллә кайлардан товар алып килгәннәр, ә Әхтәм абзый Хәбибуллин йомыркалар алып чыккан.

-Безнең тавыклар бик уңган, - ди озак еллар комбайнда эшләгән якташыбыз. –Дөрес, яхшы ашатырга кирәк. Аларга бодай, чөгендер ваклап, бәрәңге дә пешереп бирәм.

Көнбагышны аеруча яраталар, витамин бит ул.

Коронавирус белән бәйле, район үзәгендә мондый ярминкә ике айдан күбрәк үткәрелмәде. Тансыклаган икән аны халык, сатучылар алып килгән товарларын урнаштырып киттеләр диярлек. Бройлер тавыклар, яшелчә үсентеләре, сарыклар, ит, май эшләнмәләре, кием-салым да бар иде. Бозаулар да күренде, бәяләре бераз үсә төшкән 3-4 айлыклары 28 мең сум чамасы тора.

Сыер итенең килограммына 320 сум сорыйлар, помидорга  - 120, кыярга  - 90 сум. Хәер, җиләк-җимешкә, яшелчәгә бәя төшә башлады, кайберәүләрдә, уңган бакчачыларда алар үзләрендә өлгергән. Гомумән, чәчкәннәребезне исән-имин ашарга язсын. Ярминкә тирәсендәге көннәрдә халык бакчаларда мәш килде. Гел ярминкәдә генә сатып алырга өйрәнмәгән без, ни дисәң дә, үзеңнеке, хезмәт куеп үстергән күпкә тәмлерәк.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев