Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешәндәге ярминкәдә казларны ничә сумга сатканнар?

Чирмешәндә узган атна ярминкәсендә яңа суелган казлар яхшы сатылды. Берсе уртача 1100-1600 сумлык су кошларыннан яңа ел табынына нинди ризык әзерләсәң дә кунаклар канәгать калыр.

-Барысы 200 каз үстердек, тагын 30 башын гына урнаштырасы калды. Тере килеш файдасы азрак, суеп, йолкып, чистартып сатабыз, - ди Денистән килгән ханым. – Эче-башы-потрохасы аерым, канатлары гына юк, аларны, товарлы йөзе булсын өчен, каз түшкәсендә калдырабыз.

Соңгы вакытларда ярминкәдә Нурлаттан сыер ите белән сәүдә итүчеләргә халык тиз күнекте. Итләре, күренеп тора, яхшы. Кыйммәт тә түгел – килосы 300-320 сум гына.

-Кызыгып алырсың. Карале ничек матурлап, таслам чаба – дип чирмешәнле Әкрәм абый Вахитов ит иясен мактап куйды. – Товарны сата да белү кирәк шул.

Ярминкәдә туң һәм тере балык, хәлвә, ипи, кондитер ризыклары, алма, җимеш, өс-баш, аяк киемнәре, ит эшләнмәләре, бозаулар да бар иде. Балны әллә ничә кеше алып килгән, 3 литрлы банкадагысын уртача 1000-1100 сумга да саттылар, 900 сумга да бар иде.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев